Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда урам этләрен ашатуны депутатлар хәл итте

Аерым урыннарда гына ашатырга мөмкин

Татарстанда Физик һәм юридик затларга хуҗасыз хайваннарны ашату өчен урыннар оештыру, шулай ук азык калдыкларын махсус билгеләнгән зоналарда калдыру тыелачак.

Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты йортсыз хайваннарны, аерым алганда урам этләрен, контрольсез ашатуны тыя торган канун проектын хуплады.

Документ авторлары - Татарстаннан Дәүләт Думасында эшләүче депутатлар Татьяна Ларионова, Айдар Метшин һәм Илья Вольфсон. Ул балалар һәм спорт мәйданчыкларында урам этләрен ашатуны тыюны күздә тота. Проектта  тыелган урыннар исемлеген мөстәкыйль рәвештә киңәйтү, аны тиешле норматив-хокукый актлар ярдәмендә тулыландыру мөмкинлеге күрсәтелгән.

Шулай ук парламентарийлар йортсыз хайваннарны аулаучы оешма вәкилләренә каршылык күрсәтүне тыю турындагы закон проектын да хупладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев