Татарстанда узган төндәге БПЛА һөҗүменнән соң матәм игълан иттеләр
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда узган төндәге БПЛА һөҗүменнән соң матәм игълан иттеләр

Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республикада Түбән Камага массакүләм дошман БПЛАлары һөҗүмендә һәлак булучылар истәлегенә матәм игълан ителде», – дип хәбәр итте Галимова.

Искәртәбез, бүген республика БПЛА һөҗүменә дучар булды. Түбән Камага массалы һөҗүм дәвам итә. Һәлак булучылар бар.
 


кайгы көне траур

Нет комментариев