Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда һава шартлары җитди начараю сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

7 июньдә төнлә һәм көндез, шулай ук 8 июньдә төнлә республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм көчле яңгыр көтелә. 7 июньдә төнлә төбәк көнчыгышындагы кайбер районнарда бик көчле яңгыр явачак.

Моннан тыш, боз яварга һәм көчле җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал. 7 июньдә көндез һәм 8 июньдә төнлә урыны белән бик көчле җил көтелә, ул секундына 26 метрга кадәр (шул исәптән Казанда – 7 июньдә сәгать 6дан алып 8 июньдә сәгать 8гә кадәр) җитәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев