Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанга «әбиләр чуагы» кайчан килә?

Синоптиклар фаразы.

Татарстанда  циклон йогынтысы нәтиҗәсендә яңгырлы һәм җилле һава торышы көтелә. Республиканың Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 5 сентябрьдә һава торышында сизелерлек үзгәрешләр булмаячак: урыны-урыны белән яңгыр ява, төнлә кайбер районнарда көчле явым-төшем булуы ихтимал.

Урыны белән яшенле яңгыр да көтелә, җил төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 15-17 метр тәшкил итә. Төнлә һава температурасы +10..+15 градус, көндез +18..+ 23 градус. 

6 сентябрьдән һава шартлары  яхшыра башлаячак. Циклон көнчыгышка киткәч, яңгырлар көнчыгыш районнарда гына яварга мөмкин, калган территориядә явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +11..+16 градус, көндез +19..+24 градус була. Төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан көчле җил фаразлана.

7 сентябрьдә һәм киләсе атна башында төбәк төньяк антициклон тәэсирендә була. Бу чорда «әбиләр чуагы»на хас җылы һәм коры һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы +19...+24 градуска кадәр җылыначак, 7 сентябрьдә төнлә +1..+16 градус, атна башында +7..+ 12 градус вәгъдә ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы Әбиләр чуагы