Татарстанлыларга - өстәмә пенсия
Моңа кемнәр хокуклы?
2019 елдан башлап республикада авылда яшәүче, рәсми рәвештә эшкә урнашмаган һәм кимендә 30 ел авыл стажы булган гражданнар пенсиясенә өстәмә түләү рәсмиләштерә ала. Аның күләме пенсия түләвенең фиксацияләнгән өлешенең 25 процентын тәшкил итә (2025 елда – 2 226,93 сум).
Пенсионер шәһәргә күчеп эшсез кала икән, ул өстәмә түләү алуын дәвам итә.
Ә хезмәт стажын шәһәр җирлегендә туплаган, ә аннары авылга күченгән кешеләр мондый өстәмә ала алмый.
Авыл стажына Россия территориясендә, шулай ук элеккеге СССР территориясендә 1992 елның 1 январына кадәр агросәнәгать комплексы оешмаларында эшләгән чор кертелә.
Мондый өстәмә түләү алу хокукын бирә торган авыл һөнәрләре исемлегендә 500дән артык белгечлек: механизаторлар, агротехника ремонтлау белгечләре, агрономнар, ветеринарлар, балык үрчетүчеләр һәм башкалар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев