Татарстанлыларның күпчелеге вакцинацияләүнең беренче этабын узды
Бер көн эчендә меңгә якын татарстанлы коронавирустан прививка ясатты
Узган көн эчендә Татарстан медиклары республиканың 995 кешесен яңа коронавирустан вакциналаштырдылар. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«18 гыйнварда вакцинацияләүнең беренче этабын-728 кеше узды, икенче этап — 267», — дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.
Республикада барлыгы 5 906 кеше «Спутник V» прививка ясаткан, шуның 1289 ы икенче дозаны алырга өлгергән.
Әлегә Татарстанга барлыгы 13,4 мең доза препараты килгән. Министрлыкта аларның 43,9% ы инде файдаланылуын билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев