Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның атказанган табибы вафат

Ул кешелекле булуы белән аерылып торды.

Чаллының сәламәтлек саклау системасында 47 ел эшләгән акушер-гинеколог Константин Борисович Матвеев вафат булды. Аңа 72 яшь иде. 

Ул 1990 елда составында перинаталь үзәк, балалар хастаханәсе һәм 6нчы шифаханә булган 4нче шәһәр хастаханәсен җитәкләде.  

Аннары 2010 елга кадәр перинаталь үзәк җитәкчесе булып эшләде. 
Контантин Борисовичны хезмәттәшләре югары квалификацияле белгеч, талантлы җитәкче, оста оештыручы һәм кешелекле остаз буларак искә алдылар. 

"Аны кешелеклелек, үз эшенә бирелгәнлек, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчел булуы җаваплылык, киләчәккә өмет һәм башка асыл сыйфатлары аерып торды. Ул коллективында гына түгел, Чаллыда да хөрмәтле шәхес, чын табиб  булды.

Контантин Борисовичны пациентлар да, җитәкчеләр дә хөрмәт итте. Ул фидакарь хезмәте өчен Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Татарстанның атказанган табибы исемен лаеклы йөрткән олы йөрәкле хезмәттәшебез күпләргә үрнәк иде, шулай булып калыр да.  Урыны җәннәттә булсын", - диде "Шәһри Чаллы" журналистына ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр үлем-китем