Татарстанның Мамадыш районында котыру чире буенча карантин кертелде
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның Мамадыш районында котыру чире буенча карантин кертелде

Бу хакта ТР Рәисе Указы чыкты.

Татарстанның   Мамадыш районы Соколка авылы территориясендә котыру чире буенча карантин кертелде. Бу хакта ТР Рәисенең  указы чыкты.

Авылдан 2 чакрым радиустагы территория дә мал-туарда  котыру авыруы буенча имин булмаган пункт дип игълан ителде. Территориягә хезмәт күрсәтүче персоналдан һәм  шушы территориядә яшәүчеләрдән  тыш һәркемгә керү тыела.

Карантин соңгы авыру 

хайванны чалганнан яки мәетен юк иткәннән  соң 60 көн узгач гамәлдән чыгарылачак.

Фото видеодан скриншот

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


карантин ТР Рәисе котыру чире

Нет комментариев