Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның танылган блогеры вафат

Ул миңа һәрвакыт: «Кызым, төшер мине! Мин үлгәч сагынып карарсың!» дия иде…

87 яшьлек Фәния Зиннәтшина (nenei_tatar) исеменнән социаль челтәрләрдә аның блогын оныгы Альбина алып бара иде. Алар бергәләшеп кызыклы видеолар да төшерәләр иде. Нәнәй «Блогер. Татар» бәйгесендә җиңүгә дә иреште, дип хәбәр итә https://tatar-today.ru

Альбина Исмаева үз блогында яраткан нәнәенең хастаханәдә булуын хәбәр иткән иде. Үз язылучыларына әбекәйнең хәлен сөйләп торды.
– Минем күз нурым вафат. Нәнәй өчен дога кылыйк! Ул миңа һәрвакыт: «Кызым, төшер мине! Мин үлгәч сагынып карарсың!» дия иде… Нәнәем хастаханәдән дә кайтырга сүз биргән иде… Урының җәннәттә булсын, күз нурым! — дип уртаклаша блогер Альбина.

Иннәә лилләәһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун. Вә иннәә иләә раббинәә ләмүңкалибүүн. Әллааһүммәктүбһү фил-мүхсининиинә вәҗгаль китәәбәһүү фии гыйллиййиинә вәхълүфһү галәә гакыйбиһии фил-гаабириин. Әллааһүммә ләә түхәрримнәә әҗраһүү вә ләә тәфтиннәә бәгъдәһүү вәгъфир ләнәә вә ләһүү.

(Без Аллаһыдан килдек, Аңа кире кайтачакбыз һәм, әлбәттә, Раббыбызга кавышачакбыз. Аллаһым! Аны Синең каршыңда яхшы булганнардан яз, китабын югарыда тапканнардан кыл. Тере калганнарга ярдәмче бул, Аллаһым! Безне аның әҗереннән мәхрүм итмә. Аңардан соң безне фетнәгә төшермә, безне һәм аны гафу ит).

фото: nk_albina инстаграм аккаунтыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр