Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның халык артисты: «Бер генә үкенечем калды»

Зөһрә Шәрифуллина серләрен чиште.

Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина телевизион тапшыруда серләре белән уртаклашты. Ул элеккеге һәм хәзерге тормышыннан, иҗатыннан канәгать булуын әйтте. 

Әмма күңелендә бер үкенеч йөртүен әйтте.

– Мин әниемне озаграк тәрбияләмәвемә үкенәм. 3 ай гына карадым. Аннары гаиләм янында булдым. Ник озаграк тормадым икән дип үкенәм хәзер. Юкса, зур улым Ринат – институтта, Булат мәктәптә укый иде. З ай минсез яшәделәр бит, тагын миннән башка яши алырлар иде дип уйлыйм, – диде ул. 

Зөһрә Шәрифуллина хәзер үзенең концертлары белән йөрми. Чакырылган бәйрәмнәрдә, хөкүмәт чараларында гына катнаша. 

«Әмма иҗаттан туктаганым юк. Телевизион тапшыруларга төшәм. Буш вакытларда Азатым белән әби, бабай булып эшлибез. Аллаһка шөкер, оныкларым җырларымны пластинкадан тыңлап үстеләр. Сорап-сорап уйнаттыралар иде. Бер пластинкам тузып бетте инде, икенчесен саклыйм. Оныкларым да җырларга яраталар. Беренче оныгым белән Сабантуйларда бергә җырладык та әле», – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тнв Илсөя Бәдретдинова Зөһрә Шәрифуллина