Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның халык артисты ике көн реанимациядә ятып чыккан

Аның концерт вакытында хәле начарланган.

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров гастрольләр вакытында җитди чирләгән. Әлмәттәге концерты вакытында аның  хәле начарланып киткән. «Ашыгыч  ярдәм» чакырганнар. Табиблар аны хастаханәгә алып киткәннәр. Әлмәт, Казан хастаханәләрендә дәваланганнан соң, Вадим Захаров, өенә кайткан. 

Ул бу хакта социаль челтәргә үзенең видеосын куйды. 

«Менә шундый урынга эләктем, дуслар. Сакал-мыек үсеп бетте, әмма, барыбер, елмаясы килә. Ничә көн хастаханәдә дәваланганнан соң, Аллаһка тапшырып, өйгә чыгып барам. 5-6 январда Әлмәттәге концерт барышында хәл авыраеп, «ашыгыч ярдәм» белән алып киткәннәр иде. Әлмәттә 2 көн реанимациядә ятканнан соң Казанга күчерделәр. Казанда РКБда дус табиблар дәвалап чыгардылар, Аллаһка шөкер. Исән-сау булырга язсын», – ди ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шоубизнес Вадим Захаров Реанимация