Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Түбән Кама укучылары төбәк чемпионатында 9 алтын медаль алды

Төбәк чемпионаты быел республиканың 77 мәйданчыгында, Татарстанның 17 шәһәрендә һәм районында узды

Түбән Камада «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионатына йомгак ясадылар. Түбән Кама укучылары 9 алтын, 8 көмеш һәм 9 бронза медаль яулады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Студентлар берничә юнәлештә көч сынашты: роботлаштырылган эретеп ябыштыру, цифрлы метрология, сантехника һәм җылылык, агач эшләнмәләр реставрацияләү, сәнәгать дизайны һәм башкалар.

Төбәк чемпионаты быел республиканың 77 мәйданчыгында, Татарстанның 17 шәһәрендә һәм районында узды. Мәйданчыкларның бер өлеше Түбән Камада оештырылган иде.

Киләсе елның язында төбәк чемпионаты җиңүчеләре ярымфиналда катнашачак. Җәен Уфада чемпионат финалы узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев