Театр директоры СИЗОга җибәрелде
Бу хакта «Бизнес онлайн» электрон басмасы хәбәр итте.
Батталов исемендәге Бөгелмә драма театры директоры Эльвира Сибгатуллина-Челик кулга алынды. 35 яшьлек ханым РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсе (Вазифаи вәкаләтен файдаланып мошенниклык гамәле кылу) буенча җинаять эше кузгатылган.
Эльвира ханым законсыз рәвештә 700 мең сумнан артык премия язган. Җинаять эшендә ике эпизод теркәлгән.
16 ноябрьдә Бөгелмә шәһәр суды аны СИЗОга җибәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев