Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Театр директоры вафат

Театр дөньясына кайгы килде.

Татар театры зур югалту кичерә. 
Бүген Минзәлә театрының элеккеге директоры Роберт Шәймәрданов вафат булды.  

«Ул Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына икенче тормыш бирде дисәм дә ялгыш булмас. Театр заманча бинага күчте, талантлы артистлары, яхшы спектакльләре белән халыкның хөрмәтен казанды.  29 ел җитәкчлек итү дәверендә коллектив бик күп җирләрдә гастрольләрдә булды, иҗади бәйгеләрдә җиңде», – ди Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов.

Роберт Шәймәрдановка 24нче гыйнварда 60 яшь тула иде. Якыннары аның юбилейга әзерләнеп йөрүен, кунакларның исемлеген төзүен әйттеләр.
Әмма аңа юбилеен үткәрергә насыйп булмады, инфаркт нәтиҗәсендә мәңгелеккә күзләрен йомды. Аллаһы тәгалә якыннарына тирән хәсрәтне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын. 

«Роберт Шәйхел улы Шәймәрданов белән хушлашу 20 декабрьдә 10.00 сәгатьтә безнең театрда: Минзәлә шәһәре, М.Җәлил урамы, 19А йортта узачак», –  дип хәбәр иттеләр театрдан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр