Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тегүче Раниза Сафина: «Эльмира Сөләйманованы җирләгәннең өченче көнендә туктый алмый еладым»

Ул әле дә шок хәлендә.

Җырчы Эльмира Сөләйманова дустым Люция Шәмсевәлиева белән бер тегүчегә йөрде. Еш кына алар Ранизада очрашканнар. Тегүче якын дустына әйләнгән клиентының вафаты белән һаман да килешә алмый.

«Бөтен кеше өчен борчыла, бөтен кешене кайгырта,  гайбәт сөйләми торган, эчкерсез кешеләр  сирәк була, Эльмира шундыйларның берсе иде», – дип ул җырчы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

– Эльмира белән 7-8 ел элек таныштык. Бик тыйнак, мөлаем, күңелле кеше иде ул. Аның килүе бәйрәмгә әйләнә иде. Үземнең, балаларның, әнинең хәлләрен сорашыр иде. Янындагы барлык кешенең бәхетле һәм рәхәт яшәвен теләде. Җырлары гына түгел, теле дә матур иде. «Кадерлем», «Яратам сине» дип дусларына матур сүзләр белән эндәште. 

Шундый якты кешенең вакытсыз үлеме мине генә түгел, бөтен татар дөньясын тетрәндерде. 
Мин әниемнең 40 көннен уздырган гына идем, бер танышым Эльмира Сөләйманова вафат дигән хәбәрне әйтте. Ышанмадым, интернетны ачарга да курыктым. Бу хәбәрнең дөреслегенә инангач, социаль челтәрдәге битемдә кайгы уртаклышып пост куйган идем, бик күп кеше аны яратып комментарийлар язды. Дустымны соңгы юлга озаткач күңелемдә бушлык хасил булды. Өч көн узгач туктый алмый еладым. Яшь, ихлас, тирә-юньдәгеләрне иҗаты белән сөендерүче талант иясенең 40 яшьтә дөньядан китүе белән  һич килешәсем килми...

Ул барлык сәхнә киемнәрен халыкка ошасын дигән теләк белән тектерде. Затлы тукымалар, фурнитура алды. Берсендә иртән «Бүген кич Казанда чыгыш ясыйм. Яңа күлмәк кирәк», – дип шалтыратты. Өлгерттем. 
Татарстанның атказанган артисты дигән Мактаулы исем алырга да мин теккән күлмәктән барды. Барлык клипларында мин теккән киемнәр. Образын сайлауга җитди карый иде. Ул үзен генә түгел, музыкантларының да сәхнәдән матур күренүен теләде. Эшемнән канәгать калды. Концертларында мине тамашачыларына да күрсәтергә тели иде. Әмма мин тыйнак, күренәсем килмәде. 

Раниза җырчының шәхси тегүчесе генә түгел, дустына да әйләнеп киткән. Алар бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Ахыргача җылы, дустанә мөнәсәбәтләрдә булганнар. Ул җырчының сәламәтлегенә зарланганын хәтерләми.

«Өлешчә мобилизация башлангач бик борчылды. Гаиләсе, балалары, туганнары өчен кайгырды. «Иремне алып китсәләр, нишләрбез», – дия иде. Әнисен бик кадерләп  тора иде. Балаларының тамаклары тук, өсләре  бөтен булсын дип тырышы. Бик уңган хуҗабикә, яраткан әни иде. Балаларын өзелеп яратты. Энесенең гаиләсе белән дә дус яшәделәр. Кыскасы, ул якын кешеләренең барысы өчен дә янды, көйде. Бик изге күңелле иде. Йөрәктәге Эльмира биләгән урынны ничек тутырасы булыр, белмим. Мин әле шок хәлендә. Җырларын тыңлап юанырбыз инде. «Балаларга» дигән җырын аеруча яратам. Бу җыр аның үзе, әнисе, минем әнием турында кебек. Бик тирән мәгънәле җыр. Бу югалтуның нинди авыр икәнлеген аңлатып бетә торган түгел. Эльмира, урының җәннәттә булсын. Сүзләрем рухыңа дога булып барсын. Без сине онытмабыз», – диде ул. Амин, амин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

10

0

11

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шоубизнес Эльмира Сөләйманова