Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Телефон белән йоклау зарарлы

Кесә телефоннары космостан сигнал кабул итә.

Йокларга ятканда вай-фай, интернетларны аерып куярга онытмагыз. Чөнки радиодулкыннар тәэсире зыянлы.
Кайбер кешеләр социаль челтәрләрдә «утырып», телефон тотып йоклап китә. Бу организм өчен зарарлы, чөнки кесә телефоннары космостан сигнал кабул итә. Аларны баштан ераграк тоту хәерле. Белгечләр әйтүенчә, телефонны кесәдә түгел, сумкада йөртегез, сөйләшкәндә дә телефон аппаратын баштан читтәрәк тотарга кирәк. 

Кыска вакыт (3-5 минут) зыянлы түгел. Ә озак булса зарарлы. Телефоннан микродулкынлы нурланыш агыла. Ул баш миенең нерв күзәнәкләренә тискәре йогынты ясый. Аларны җимерә һәм мутациягә китерә, шул исәптән яман чир барлыкка килү куркынычы яный.

Белгечләр фикеренчә, бу биологик сәгатьтә өзеклекләр китереп чыгара, йокы фазасына тискәре йогынты ясый. Компьютерлар, iPhone яки iPad һәм башка электрон җайланмаларны йокларга ике сәгать кала кулланмасаң яхшы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев