Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «ТепЛица» яшьләр клубы ачылды

Ремонттан соң клуб яшьләрне кабул итә башлады.

Яңа шәһәрнең 38нче бистәсендә ремонттан соң яшьләр клубы ачылды. Тантаналы чарада Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм ТР яшьләр эшләре министры урынбсары Денис Лулаков катнашты.

«Без барыбызда монда элек нәрсә булганын беләбез. Хәзер биредә җылы, уңайлы яшьләр клубы барлыкка килде. Без дә яшь вакытта футбол, хоккей уйнадык, техник иҗат белән шөгыльләндек. Бүген биредә атна буе яшьләр актив тормыш алып бара алачаклар. Без монда тормыш «кайнавын» телибез. Сезгә хакимиятне бирәбез: укудан буш вакытларыгызны үзегез оештырыгыз», – диде мэр яшьләргә мөрәҗәгать итеп.

Ул яшьләр проблемаларын чишәргә булышкан өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, яшьләр эшләре министрлыгына  рәхмәт әйтте. «Яшьләр үзәкләрен, клубларны заманча ремонтларга финанслар бүлеп бирәләр», – диде ул. 

Заманча җиһазланган, уңайлы, җылы «ТепЛица» клубында берьюлы 120 яшүсмер төрле юнәлешләрдә шөгыльләнә ала. 12 яшькә кадәрге балалар өчен барлык дәресләр бушлай. 

Кунаклар бию, күпфункцияле залларны, арт-зона һәм вокал бүлмәсен карадылар.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры Яр Чаллы Яшьләр клубы Яшьләр министрлыгы