Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Теракт булган “Крокус Сити Холл” концерт залы урынында нәрсә булачак?

Әлеге вакытта бинада авыр техника эшли, алар янгыннан калган җимерекләрне чистарталар.

"Крокус Интернешнл" Россия компаниясе теракт нәтиҗәсендә зыян күргән бинаны тергезәчәкләре турында хәбәр иткән.

“Фаҗигада якыннарын югалтучыларның тирән кайгыларын уртаклашабыз”, - диләр алар. “Террорчыларның пычрак куллары белән зыян күрелгән бина яшәячәк”. Бу компания Русия базарында 30 ел эшли. Соңгы 15 елында “Крокус Сити Холл” мәйданында. Бу бинада меңләгән чаралар үткән.

Әлеге вакытта бинада авыр техника эшли, алар янгыннан калган җимерекләрне чистарталар. Шартлау һәм яну нәтиҗәсендә концерт залының тамаша залы тулысынча янып беткән, түбәсе җимерелгән. 

© Фото : МЧС России

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев