ТЭЦ Сабан туе оештырды
Яңалыклар тасмасы

ТЭЦ Сабан туе оештырды

4 июньдә Чаллы ТЭЦы хезмәткәрләре “Турбина” ял итү базасында Сабан туе үткәрде.

Биредә алдынгы хезмәткәрләрне, юбилярларны бүләкләделәр. Спорт ярышлары, милли уеннар оештырылды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Сабан туенда предприятие талантлары чыгыш ясады. Кыскасы, биредә эшләүчеләр гаиләләре белән рәхәтләнеп ял иттеләр.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сабантуй

Нет комментариев