Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа ел бәйрәмнәре: театраль тамашалар һәм «Кышкы Пятачак»

Бәйрәм дә итик, хәвефсезлекне дә кайгыртыйк

31 декабрьдән 11 январьга кадәр Чаллыда 500дән артык чара үткәреләчәк. Алар «Азатлык» мәйданында, «Энергетик» мәдәният сарае янында һәм шәһәрнең башка чыршылары янында узачак.

Яңа ел кичендә «Азатлык» мәйданында, артистлар һәм иҗат коллективлары катнашында, «Бәхетле өметләр төне» дип исемләнгән театраль тамаша көтелә. Моннан тыш, ТР Рәисе тәкъдиме белән узган кышкы «Күрше» фестивале кысаларында да Чаллыда 7 чара үткәреләчәк. Алар арасында иң масштаблысы – «Шәһри Чаллы»дан – кышкы «Пятачок». Аның беренчесе 26 декабрьдә Шишкин бульварында оештырылачак. Башкалары – 22 январьда Бибишев исемендәге паркта һәм 19 февральдә Яшь ленинчылар бульварында.

Парклар һәм иҗтимагый киңлекләрдә дә спорт һәм күңел ачу чаралары үткәрү күздә тотыла.
7 январьда «Азатлык» мәйданында һәм «Энергетик» мәдәният сарае каршында Раштуага багышланган бәйрәмнәр үтәчәк. Бәйрәм чараларына 13 январьда – искечә Яңа елны каршы алу кичәсендә нокта куелачак. Бу көнне дә чыршылар янында төрле күңел ачу программалары оештырыла.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Яңа ел бәйрәмнәре югары дәрәҗәдә һәм куркынычсыз узсын өчен җитәкчеләрне һәм җаваплы хезмәткәрләрне тырышып эшләргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел бәйрәме «Шәһри Чаллы»дан-Пятачок Кышкы пятачок