Тизлекне арттырып булмаячак
Россия хөкүмәте 2020нче елдан барлык автомобильләргә "кара тартма" кую идеясен хуплады. Алар ГЛОНАСС системасы ярдәмендә транспорт чараларының хәрәкәт юнәлешләре турындагы мәгълүматны яздырып барачак. Навигацион мәгълүмат җыю бердәм системасын булдыру идеясе РФ транспорт министры урынбасары Алексей Цыденов тарафыннан тәкъдим ителде. Кара тартмалар" ядәмендә шулай ук юл иминлеге кагыйдәләрен бозуларны да яздырып...
Россия хөкүмәте 2020нче елдан барлык автомобильләргә "кара тартма" кую идеясен хуплады. Алар ГЛОНАСС системасы ярдәмендә транспорт чараларының хәрәкәт юнәлешләре турындагы мәгълүматны яздырып барачак. Навигацион мәгълүмат җыю бердәм системасын булдыру идеясе РФ транспорт министры урынбасары Алексей Цыденов тарафыннан тәкъдим ителде. Кара тартмалар" ядәмендә шулай ук юл иминлеге кагыйдәләрен бозуларны да яздырып булачак, соңыннан йөртүчеләрне административ җаваплылыкка тартачаклар.
Бердәм система (ЕГСНИ) өчен база булып ЭРА-ГЛОНАСС системасы кулланылачак, аның терминаллары 2020нче елдан чыга башлаучы барлык автомобильләргә куелачак. Шунысын да искәртү кирәк - ЭРА системасы 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә, кайбер автомобиль җитештерүчеләр яңа машиналарга аның терминалларын урнаштыра башлады инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев