Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәмәке тартучылар өчен яңа штрафлар кертелә

Былтыр тәмәке тартучыларга медицина учреждениеләрдә, сәүдә урыннарында һәм складларда тәмәке тартуны тыйдылар.

Шулай ук, яңа тәлапләр буенча, күчемсез милек хуҗалары ачык һавада тәмәке тарту урыннарын билгеләргә тиеш.

Юристлар сүзләренә караганда, гражданнарны күчемсез милек объектларында һәм предприятиеләрдә тәмәке тарткан өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу турындагы маддә буенча штрафка тарта башлыйлар. Тәмәке тартучы гаебе белән янгын килеп чыкса, җаваплылык катгый булачак.

 

«Гражданнар өчен штраф күләме 2000 сумнан алып 3000 сумга кадәр, ә мондый хокук бозу аркасында янгын чыккан очракта – 5 000 сумга кадәр тәшкил итә», – дип аңлатты Европа юридик хезмәте юристы Павел Корытов.

Хакимият тәмәке тартучыларга икътисади яктан да йогынты ясарга ниятли – тәмәке бәяләре кыйммәтләнүне дәвам итәчәк.

«Былтыр тәмәкегә бәя 20 процентка артты, ә 2022 елда никотинлы продукция әйләнешендә катнашучыларның барысы да мәгълүматларны «Гадел билге» маркировкалау системасына бирергә тиеш булачак», – дип өстәде ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штраф яңа закон