Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Тупыл чәчәк атканда аллергия белән интегүчеләр өчен

Роспотребнадзор киңәшләр бирә

Тупыл (тополь) – илдә иң киң таралган агачларның берсе. Җәй башында тирәк чәчәк ата, мамык очыра. Бу аллергия белән интегүчеләр өчен дискомфорт тудыра.   Әгәр дә бу чорда борын тыгылса, еш төчкерсәгез, моны аллергия билгесе итеп кабул итәргә мөмкин. Симптомнарны минимальләштерү өчен Роспотребнадзор белгечләре нәрсә эшләргә кирәклеген аңлата.

1. Урамда булу вакытын ( бигрәк тә коры, эссе һәм җилле көннәрдә, һавада мамык күп булганда) кыскартыгыз.

2. Көн саен дымлы чүпрәк белән өйдәге җиһазларны, идәннәрне сөртеп чыгыгыз.

3. Тәрәзәләрне ябыгыз, бүлмәләргә мамык кермәстән москит ятьмәләрен кулланыгыз.

4. Урамнан кергәч душ кабул итегез.

5.  Көндәлек киемнәрне һәм урын-җир кирәк яракларын ешрак алыштырыгыз.

6. Вентиляция системаларын даими чистартыгыз.

7. Эш урынында оргтехниканы да еш сөрткәләп торыгыз.

8. Аллергикларга табибка мөрәҗәгать итү яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аллергия