Торак-коммуналь хуҗалык тарифлары 4,2%ка арта
Россия Хөкүмәте Россия Федерациясендә 2017 елга субъектлар буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен үзгәртү индексларын раслаган. Күрсәтмәне РФ Премьер-министры 19 ноябрьдә имзалаган. Документ Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган.
Яңа елдан тарифлар үзгәрешсез калачак, әмма 2017 елның икенче яртысында үсеш сизелерлек булачак: Татарстанда тарифлар 4,2 процентка артачак. Коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр иң күбе Мәскәүдә артачак, башкалада ул 7 процентка үсәчәк, Санкт-Петербург, Саха (Якутия) республикасы һәм Камчатка крае халкы 6 процентка күбрәк түли башлый. Төньяк Осетия-Алания Республикасында түләүләр бары 2,5 процентка артачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев