Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен күбрәк түләтә башларга мөмкиннәр

Россия Төзелеш министрлыгы “акыллы” исәпләгечләр урнаштырырга тәкъдим иткән.

ЖКХ хезмәтләре өчен түләүләргә су һәм җылылык буенча “акыллы” исәпләгечләр урнаштыру, карап тоту чыгымнарын кертергә ниятлиләр. Әлегә электр уты буенча гына шундый исәпләгечләр гамәлдә булып килә. Бу хакта “Известия” министрлыкның Россия Хөкүмәтенә юлланган хатына таянып хәбәр итә.

“Исәпләгечләрне сатып алу, урнаштыру, карап тоту, тикшерү, алыштыру чыгымнарын коммуналь хезмәтләргә түләү күләмен арттыру өчен нигез сыйфатында алырга”, – диелгән ведомствога юлланган хатта.

Төзелеш министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, “акыллы” исәпләгечләрне” ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар (хезмәт күрсәтүче булган очракта) урнаштырырга тиеш.

Белгечләр әйтүенчә, моның өчен бердәм база булдырырга кирәк булачак. Исәпләгечләрнең күрсәткечләре шунда җыелып барачак. Барлык кулланучыларны да шундый исәпләгечләргә күчерү күздә тотыла, дип яза https://vatantat.ru.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев