Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен тарифлар арта
Бу планлы индексацияләү диләр.
1 июльдән Россиядә торак-коммуналь хуҗалык тарифлары 11,9 процентка индексацияләнәчәк. Шул ук вакытта процент төбәккә карап аерылып торачак. Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Александр Якубовский хәбәр итте.
«2025 елның 1 июленнән Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифларны планлы индексацияләү була. Илдә уртача торак-коммуналь хуҗалык тарифлары 11,9 процентка артачак. Шул ук вакытта Төньяк Осетиядә тарифлар 19,1 процентка, Чиләбе өлкәсендә һәм Мордовиядә 18 процентка кадәр, Татарстанда һәм Дагыстанда торак-коммуналь хуҗалык тарифлары үсеше 17,5 процент тәшкил итәчәк», - ди Якубовский.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев