Төркиядә яшәүче татарлар Шәмсия Җиһангирова белән очрашты
Биредә татар зыялылары еш була.
Анталиядә яшәүче милләттәшләребез бер-берсе белән аралышып яшиләр. Татар зыялылары белән очрашулар үткәрәләр. Күптән түгел алар Татарстанның халык артисты, музыкант Кирам Сатиев белән очраштылар. Шушы көннәрдә шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән онытылмаслык очрашу булды.
– Без «Төрек учагы» дип аталган өч катлы бинаны арендага алып, шунда татар халкының күренекле шәхесләре белән очрашабыз. Бу юлы шагыйрә Шәмсия Җиһангирова кунакка килде. Ул үзенең шигырьләрен сөйләде. Без мондагы татарлар Фәнис Зыятов, Гөлназ Җиһангирова, мин, төрек дусларыбыз аның чыгышын йотлыгып тыңладык. Бергәләп мәтрүшкәле, сөтле чәй эчтек. Тәм-томнар белән сыйландык. Рәхәтләнеп сөйләштек, аралаштык. Без бер-беребезгә булышып, дус яшибез. Анталиягә татар зыялылары килсә, очрашулар уздырабыз. Мондый мәҗлесләрне «Туган тел» җыры белән тәмамлыйбыз, – диде якташыбыз Рушания Зарипова.
Фото видеодан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев