Төркиядә татар китапханәсе ачыла
Яңалыклар тасмасы

Төркиядә татар китапханәсе ачыла

Анда һәркем үз китапларын алып килә ала.

4 март көнне Анталиядә зур вакыйга көтелә. Кепез районында тантаналы рәвештә беренче татар китапханәсе ачылачак. Очрашуга Төркиядә яшәүче татарлар чакырулы.  

-    Бергәләп мәтрүшкәле һәм сөтле чәй эчәчәкбез, тәмлүшкәләр белән сыйланачакбыз. Аралашачакбыз, танышачакбыз. Очрашуга һәркем үз китапларын алып килә ала. Китапханәбез даими эшлиячәк, - ди Төркиядә яшәүче милләттәшебез Наил Нәбиуллин.

Очрашуда Төркиядәге татарларның бүгенге яшәеше, проблемалары турында да сөйләшәчәкләр. Уртак проектлар, чаралар үткәрү турында фикер алышачаклар. 
 


китапханә татарлар чит илдә яшәүче татарлар

Нет комментариев