Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Тормышның үзе» конкурсы җиңүчеләре билгеле

«Шәһри Чаллы» газетасы гыйбрәтле хәлләр, язмышлар турындагы язмаларга «Тормышның үзе» дип аталган бәйге уздырды. Конкурска шактый гына язмалар килде. Без аларны 1 сентябрьгә кадәр кабул иттек һәм газетабыз битләрендә һәм сайтыбызда, социаль челтәрләрдә урнаштыра бардык. Әлегә керергә өлгермәгән хатларны алга таба да бастырачакбыз.

Эшләрне тәҗрибәле журналистлар бәяләде. Иң яхшы язма авторларына бүләкләребез дә әзер. Беренче урынга Мөнирә Сафина лаек булды. Аңа, вәгъдә ителгәнчә, 3 мең сум акча бүләк итәбез. Икенче урында – Фәния Шәрипова. Ул электр чәйнеге алачак. Өченче урында – 37нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Камилла Әхмәтова. Аңа – «Посуда-Савыт» кибетеннән 1000 сумлык сертификат. Ә авторларыбыз Резедә Вәлиәхмәткә һәм Гөлсинә Төхбәтуллинага 2023 елның беренче яртысына газетага язылу бүләк итәбез. 

Бәйгебезгә битараф калмаганыбыз, гыйбрәтле язмаларыгызны юллаганыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт! Киләчәктә дә безнең белән бергә калыгыз!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев