Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

ТР Югары суды Камаевка карата хөкем карарын үзгәрешсез калдырды

Татарстан Югары судында Тукай районы элеккеге хакимияте башлыгы Фаил Камаевка карата ачылган җинаять эше буенча апелляцияне карадылар.

Мәгълүм булганча, Чаллы суды карарына гаепләүче һәм яклаучы шикаять белдергән иде. «Суд җәза чарасын билгеләгәндә, фәкать гаепләүнең авырлыгына гына нигезләнгән. Камаев җинаять юлы белән алынган акчасын дәүләткә тапшырды. Чынбарлыктагы җәза срогын шартлысына үзгәртүне сорыйм» – дигән Камаевның адвокаты.
Прокуратура да чынбарлыктагы җәза срогын шартлы җәза срогына алыштыруны сораган. 
Камаев исә судта соңгы сүзендә  гаебен таныды.
Суд коллегиясе хөкем карарын үзгәрешсез калдырды һәм якларның шикаятьләрен канәгатьләндермәде.
Исегезгә төшерәбез: Фаил Камаевны 4 елга катгый режимдагы колониягә һәм 6 миллион сумлык штрафка хөкем иткәннәр иде.  Ул вәкаләтләрен үз файдасына куллануда – 3 эпизодта, ришвәт алуда -2  һәм вәкаләтләрен арттыруда 2 тапкыр гаепле дип табылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал Тукай районы башлыгы Фаил Камаев суд хөкем