Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР Президенты Чаллы хастаханәсенә миллион сумлык сертификат тапшырды

Әлеге акчаларны медицина мәгълүматларын цифрлаштыруга юнәлдерү планлаштырыла.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП) «Республиканың иң яхшы коммерциячел булмаган оешмасы архивы» республика конкурсында җиңүе өчен 1 миллион сумлык сертификат тапшырды. Әлеге акчаларны медицина мәгълүматларын цифрлаштыруга юнәлдерү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Архив эше комитеты архивлар эшен оештыруны һәм документлар алып баруны җентекләп бәяләде. Аерым алганда, белгечләр хастаханә архивының ремонтланган бинасын карады, анда заманча янгын сүндерү порошогы системасы урнаштырылган, барлык биналар янгынга каршы махсус ишекләр белән җиһазландырылган.

«Заманча архив төзү эше биш ел дәвам итте. Барлык эшләр дә мәгълүматны югалту, зыян китерү һәм рөхсәтсез карау мөмкинлегеннән тулысынча саклауны тәэмин итә. Ел саен хастаханә архивында 80 мең берәмлеккә кадәр архив материалы теркәлә», – диелә хәбәрдә.
«Хәзер архив мәгълүматларын цифрлаштыруга юнәлеш тотабыз. Бүгенге көндә медицина мәгълүматларының цифрлы архивларын булдыру – вакыт таләбе», – дип билгеләп үтте Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев.

Фото: БСМП телеграм-каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек