ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Алар арасында шәһәрдәшебез дә бар
Яңалыклар тасмасы

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Алар арасында шәһәрдәшебез дә бар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды һәм Республика көненә багышланган иде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан илдә күп кенә юнәлешләр буенча алдынгы урында тора, һәм бу казанышлар нигезендә - үз эшенә бирелгән татарстанлыларның көндәлек авыр хезмәте.
Бүләкләнүче Татарстанлылар арасында Чаллының 1нче номерлы стоматология дәваханәсе баш табибы Рания Теркулова да бар иде. Ул "Россия Федерациясенең атказанган табибы" дигән югары бүләккә лаек булды.

Фото: http://nabchelny.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бүләкләү

Нет комментариев