Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Трамвай юлына керешәләр

Шәһәрдәшләребез игътибар иткәндер: 11нче комплекс ягыннан Сөембикә проспекты буйлап агачларны кисә башладылар. "Без инде Королев урамыннан ук киләбез, трамвай линиясенә кадәр күп калмады, эшне бүген-иртәгә төгәлләргә җыенабыз", - диләр "Шәһәр яшеллек хуҗалыгы" эшчеләре. - 16нчы комплекстан 4нче шифаханә (ЗЯБ поселогы) янындагы трамвай боҗрасына кадәр арада рельслар салу өчен әзерлек эшләре...

Шәһәрдәшләребез игътибар иткәндер: 11нче комплекс ягыннан Сөембикә проспекты буйлап агачларны кисә башладылар. "Без инде Королев урамыннан ук киләбез, трамвай линиясенә кадәр күп калмады, эшне бүген-иртәгә төгәлләргә җыенабыз", - диләр "Шәһәр яшеллек хуҗалыгы" эшчеләре. - 16нчы комплекстан 4нче шифаханә (ЗЯБ поселогы) янындагы трамвай боҗрасына кадәр арада рельслар салу өчен әзерлек эшләре башланды. Әлеге линия башта Сөембикә, аннан соң Тынычлык проспектлары аша узып, 32нче комплекстан педагогия институтына кадәр дәвам итәчәк. Яңа трамвай линиясен быел ук файдалануга тапшыру планлаштырыла, - ди шәһәр инвестицияләр, архитектура һәм төзелеш департаменты бүлеге башлыгы Әлфизә Мосыйфуллина.

Проектны тормышка ашыруда шәһәрнең яшеллеген саклау зарурлыгы да исәпкә алынган. Кискән агачлар урынына яшь үсентеләр утыртылачак, ә күчерү мөмкин булганнарын күчерергә тырышачакбыз, дип ышандырды департамент белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев