Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тренер Илназ Фатыйхов: «Спортка кереп китүемне аңламый да калдым»

Гали Акыш исемендәге лицей-интернатта укыганда иң яраткан спорт төре – футбол булган аның.

Чаллы егете Илназ Фатыйхов КФУының Чаллы филиалында һәм «Яр Чаллы» спорт мәктәбендә укытучы-тренер булып эшли. Аның шәкертләре шәһәр, республика, илкүләм ярышларда призлы урыннар яулыйлар. Быел беренче тапкыр студентлары махсус белем бирү уку йортлары студентларының республика спартакиадасында катнашып, өченче урын алдылар. Илназның студентлары – мини футбол буенча шәһәр һәм Республика чемпионнары да. Малайлар һәм кызлар баскетбол, өстәл теннисы, регби, җиңел атлетика кроссында да уңышлы чыгыш ясыйлар. 

Илназ ныклап спортка кереп китүен, киләчәктә тренер булачагын күз алдына да китермәгән. Балалар бакчасында иҗат белән мавыккан малай, башлангыч сыйныфта укыганда «Заман» яшьләр үзәгендә дзюда белән шөгыльләнгән. Ярышларда призлы урыннар алганы да булган аның. Аннары, Гали Акыш исемендәге лицей-интернатта укыганда иң яраткан спорт төре – футболга йөргән, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Шул чагында тренерлар аның оста йөгерүен күреп алганнар һәм җиңел атлетика белән шөгыльләнергә киңәш иткәннәр. Шулай итеп Илназ спортка ныклап кереп киткән. Гали Акыш исемендәге лицей-интернатны тәмамлагач Кама физкультура институтына укырга кергән. Аны тәмамлап физкультура укытучысы, тренер белгечлеге алган. 

– Мин тренерым Антон Галкин-Сәмитов иде. Аның кул астында шөгыльләнгәндә шәһәр, респубулика, Идел буе федераль округларындагы ярышларда катнашып, призлы урыннар алдым. Аннары теземне авырттыргач, үзем ярышларда катнашмый башладым. Балалар, яшүсмерләр белән эшләүгә игътибарны арттырдым. Остазым Антон Галкин белән һәрдаим киңәшләшеп эшлим. Аллаһка шөкер, горурланырлык укучыларым бар. Әмир Фәхретдинов Алабугада, Түбән Камада узган йөгерү һәм троеборьеда  җиңде. Тимур Әхмәтшин 100 метрга йөгерүдә ГТОның алтын медален алды. Кызлар Эмилия Зиннәтуллина белән Софья Мартыненко тырышып шөгыльлләнәләр. Аларга да өметем зур. Спортта һәр кешегә шәхси якын килеп эшләргә кирәк. Мин шул принцп белән эшлим. Шәкертләремә тырышсаң, үҗәт һәм максатчан булсаң уңышка ирешеп булачагын аңлатам. Без шәһәр, республика, Идел буе федераль округында узган ярышларда, коммерция чараларында да даими катнашырга тырышабыз, – ди Илназ Фәнис улы.

Шәһәрдәшебез Илназ Фатыйхов спортны яшәү рәвеше иткән. «Тормышта төрле хәлләрне, төрле кешеләрне күрергә туры килде. Мин спиртлы эчемлекләр эчеп, идәндә аунап ятканчы, саф һавада йөгерүне, футбол уйнауны өстен күрәм. Физкультруа һәм спорт ул – сәламәтлек, тәртип, дисциплина. Шәкертләрем ярышларда призлы урыннар яуласа, миннән дә бехетле кеше булмый. Җиңү өчен барыбыз бергә эшлибез», – ди ул.

Илназ әти-әнисенең төп таянычы. «Вакыты тыгыз булса да, гел ярдәм итә. Әнием аягын сындыргач бездә торган иде. Улым үзе ЗЯБта яшәсә дә, төшке аш вакытында әбисен килеп ашатты. Хастаханәләргә дә йөртте. Аллаһның рәхмәте яусын», – ди әнисе Гүзәлия ханым. 

Илназ Фатыйхов җәйге каникул вакытында лагерьда балалар белән эшли. «Малайлар һәм кызлар белән эшләү, алар белән бер дулкында булу рәхәт бит», – диде ул саубуллашканда. 

Шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: минспорт рф тренер