Түбән Кама егете Чаллыда Хаҗга юллама отты
Турнирда Татарстаннан гына түгел, ә Азәрбайҗан, Дагыстан һәм Бошкортстаннан да спортчылар катнашты.
Бүген Чаллыда ТР Диния нәзарәте кубогына 16нчы милли көрәш турниры узды. Анда Олуг хаҗга юллама отучыны ачыкладылар. Әлеге бүләкне барлык авырлык категорияләрендә һәм армспортта беренче калган спортчылар арасында уйнаттылар. Нәтиҗәдә, юлламага Түбән Камадан килгән кул көрәше остасы – 29 яшьлек Азат Җәләев лаек булды.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чаллы шәһәре мөхтәсибәте тарафыннан 16 ел рәттән оештырылучы әлеге ярышларның дәрәҗәсе бик зур. Анда катнашу өчен Татарстаннан гына түгел, ә илебезнең башка төбәкләреннән дә киләләр. Бу юлы Азәрбайҗан, Дагыстан һәм Башкортстаннан да спортчылар катнашты. Барлыгы келәмгә 100дән артык ир-егет чыкты. Шуларның 51е бил алышса. 52се кул көчен сынады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев