Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Түбән Камада шартлаудан соң 9 кеше югалган

Аларның язмышы билгесез.

 «Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә шартлаудан соң, 9 кеше һаман элемтәгә чыкмаган. Бу хакта предприятиедә хәбәр иттеләр. 
Хәбәрсез югалучылар арасында предприятие хезмәткәрләре генә түгел, подряд оешмаларында эшләүчеләр дә бар.
«Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм «Нижнекамскнефтехим» хезмәткәрләре ул кешеләрне эзләп табу һәм коткару өчен тырыша. Предприятиенең кадрлар хезмәте һәм психологлар хәбәрсез югалган кешеләрнең гаиләләре белән тәүлек буена элемтәдә», – диелә предприятиенең рәсми хәбәрендә. 
Предприятиедәге ачык ялкынны бүген көндез генә туктатканнар, ягъни янгын сүндерү тәүлек буена диярлек дәвам иткән. 
Гадәттән тыш хәлләр минитсрлыгы хезмәткәрләре эзләү-коткару эшләрен, җимерекләр астын чистартуны дәвам итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару кешеләр югалган