Түбән Камада бер ир-ат хатынын өске каттан ташлаган
Яңалыклар тасмасы

Түбән Камада бер ир-ат хатынын өске каттан ташлаган

Гаепләнүче моңарчы да җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

Түбән Камада яшәүче 34 яшьлек ир-атка карата тиздән суд булачак. Ике ай тикшерүләрдән соң җинаять эше судка җибәрелде, дип хәбәр итте ТР Тикшерү комитеты. 

Вакыйга август ахырында була. Ир-ат бергә тормыш итүче 36 яшьлек хатын белән исерткеч эчемлекләр куллана. Араларында тавыш чыгып китә. Кызу баштан ир-ат хатынын 6нчы каттан этеп төшерә. Хатын-кыз урында ук җан бирә. 

Шунысы мәгълүм: гаепләнүче моңа кадәр дә җинаять җаваплылыгына тартылган булган. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев