Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түбән Камадан 85 яшьлек бер аяклы Фаяз бабай янына күчтәнәч белән Рөстәм Нәбиев киләчәк

Аңа кыйммәтле бүләк тә әзерләгән.

Түбән Кама блогеры Альбина Исмаева шушы көннәрдә үзенең социаль челтәрләрендә җанга үтеп керерлек видео урнаштырды. Анда урам буйлап инвалид коляскасына утырган бер аяклы бабайны күрергә була. Ул бер аягы белән этеп кайдадыр бара. Блогер исә бабай яныннан битараф кына үтеп китә алмавын сөйли.
– Бабай Фаяз исемле, аңа 85 яшь. Бер аягы белән этеп, кибетләргә йөри икән ул. Гел елмаеп тора, зарланмый! Кибеттә үзен бөтен сатучылар да таный икән. Аңа һәрвакыт булышалар, азык-төлек алырга ярдәм итәләр, – ди блогер.

Әлеге видеоны социаль челтәрләргә куйгач, Альбинаның язылучылары бабайга булышырга кирәк, пульт белән йөри торган коляска алырга кирәк дип язалар.

Ә иң куанычлысы – Альбинаның үзенә Башкортстан блогеры, параспортчы, җәмәгать эшлеклесе, Омск шәһәрендә казарма ишелеп ике аягын югалткан Рөстәм Нәбиев яза. Рөстәм бабайга булышам, үзем заманча коляска алып бирәм, хәтта шәхсән үзем тапшырам ди ул. 

Альбина Түбән Кама буйлап бабайны эзләп таба. Сөенүеннән нишләргә белмәгән блогер:

– Бабай! Таптык бит сине! Бөтен шәһәр белән эзләдек! Рөстәм Нәбиев ярдәм итә сиңа! Сөбханалла. Үзе киләчәк! Искиткеч бу, - дип белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев