Түбән Камага Казан һәм Чаллыдан медицина бригадалары җибәрелде
Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
Түбән Камага БПЛА һөҗүменнән соң Казаннан һәм Чаллыдан 6 мультидисциплинар бригада җибәрелде.Түбән Камага Республика клиник хастаханәсеннән һәм Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән мультидисциплинар бригадалар җибәрелде.
«Ашыгыч ярдәм хезмәте эше Чаллыдан 5 бригада һәм Республика катастрофалар медицинасы үзәгенең 1 бригадасы белән көчәйтелде», – дип сөйләделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Түбән Кама район медицина хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәтү буенча оператив штаб булдырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев