Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәте җитәкчесенең туган көне

Чаллының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова туган көнен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Римма Равиловна! Без сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, тынгысыз җитәкче буларак беләбез. Тырыш һәм намуслы хезмәтегез, кешеләргә карата игътибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булуыгыз белән шәһәрдәшләребезнең хөрмәтен яулап алдыгыз сез. Нәтиҗәле хезмәтегезне күпләргә үрнәк итеп куярлык. Киләчәктә тагын да биегрәк үрләр һәм иҗат куанычлары көтеп торсын үзегезне!

Гел шулай гади һәм кешелекле, тырыш һәм максатчан булып калыгыз. Гомерегез озын һәм игелекле эшләр белән тулып торсын. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Сезгә сәламәтлек, хезмәт уңышлары, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-куәт, бәрәкәтле тормыш телибез.

Олы хөрмәт һәм тирән ихтирам белән «Шәһри Чаллы» газетасы коллективы. 
    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев