Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туганда әнисез калган Ранельны самолет белән Мәскәүгә алып барганнар

Аңа церебральный паралич һәм эпилепсия диагнозлары куйганнар.

Бу хакта бала тапканда гомере өзелгән Чаллы укытучысының бертуган абыйсы хәбәр итте.

"Ранель хәзер авылда әбисе һәм бабасы белән. Эшләрем күп булу сәбәпле, хәлен телефон аша гына белеп торам. Фотолар җибәрәләр. Ранель үсә, авырлыгы да арта. Күптән түгел ул әтисе һәм әбисе белән танылган Мәскәү табибына күренеп кайттылар. Самолетта бала үзен яшы хис иткән, юл буе йоклады диделәр. Табиб моңарчы Ранэльга куелган церебральный паралич, спастический тетрапарез, эпилепсия диагнозларын раслады", - ди Юрий Филипов. 

Баланы әле дә дәвалану үзәгенә йөртәләр. Ул анда Войта-терапия һәм Су-Джок терапияләре ала. Ранэльга паллиативный статус бирелде.

Исегезгә төшерәбез, бала тапканда гомере өзелгән Чаллы укытучысы Алена Мөхәммәтованың Диләрә һәм Эмилия исемле кызлары ятим калды. Юрий әфәнде әйтүенчә, Диләрә хәзерге вакытта шулай ук авылда ял итә, ә Эмилия чыгышларга әзерләнә, гел тренировкаларда. 

Суд эше буенча исә экспертиза нәтиҗәләрен көтәләр. Ул 2024 елның 3 кварталына билгеләнгән. Бу юлы инде күчермәсләр дип өметләнәбез, ди абый кеше.

Ранэль турында тулырак түбәндәге ссылкалардан укый аласыз:

Тугач та әнисез калган Ранэль янына әтисе барды

Туганда әнисез калган Ранэльны Чаллыга алып кайталар

Туганда әнисез калган Ранэльның ДРКБдан документларын бирмиләр

Бала тапканда гомере өзелгән укытучының улына диагноз куйдылар

Тугач та әнисез калган Ранэльга бер яшь тулды

Туганда әнисез калган Ранэльны кабат операция көтә

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев