Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Тукай иҗаты мәңгелек: аны укыйлар, язалар, буыннардан-буыннарга тапшыралар

Г.Акыш лицеенда Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган бәйрәм узды.

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан матур, зәвыклы бәйрәм оештырылды.

Кунакларны милли киемнәрдән киенгән малайлар һәм кызлар каршы алды.

Мәшһүр Тукай иҗатын хөрмәт итеп дәрәҗәле кунаклар килгән иде. Алар арасында ТР Язучылар берлегенең Чаллы буенча идарә рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы буенча җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Факил Сафин, Үзәк район башлыгы Фидәрис Хәбибуллин, язучылар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, хатыннары бар иде.

Лицей укучылары Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль тамаша күрсәттеләр: шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, әсәрләре буенча скетчлар күрсәттеләр, биеделәр, җырладылар. 

Бу юлы бәйрәмне татар теле укытучысы, китапханәче Ильфира Галимова алып барды. 

Лицейда туган тел бәйрәме гадәттәгечә югары дәрәҗәдә үтте. Укучыларның чыгышын күрсә, Тукай үзе дә шәкертләре белән горурланыр иде, мөгаен.

"Шунысы сөенечле, укучыларыбыз Тукай иҗатын кызыксынып, яратып өйрәнәләр. Ата-аналар да милли тәрбия бирүгә игътибар зур булганга балаларын безгә бирәләр", - диде уку йорты директоры Фирдүсә Әюпова.

Бәйрәмнең икенче өлешендә кунаклар татарча диктант яздылар. Диктантны күренекле язучылар Факил Сафин белән Айгөл Әхмәтгалиева укыды. Быел диктант "Туган тел» шигыре һәм «Бәхет» әсәре буенча язылды.

"Быелгы диктантның үзенчәлеге шунда: аны татар зыялылары белән бергә махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең якыннары да язды", - дип билгеләп үтте тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Хәсәнова.

Соңыннан кунакларны татар өендәге кебек, чәй эчереп озаттылар.

"Тәрбия эшләренә, туган телебезгә игътибар зур булганга балаларыбызны биредә укытабыз. Монда укучылар тәртипле. Тәртипле бала тырышып укый, максатына ирешә", - ди шәһәрдәшебез Алия Яруллина.

Мондый уку йортлары, малайлар һәм кызларга Тукай теленә мәхәббәт тәрбиялүчеләр булганда, татар дигән бөек милләт яшәр. Тукай иҗаты буыннардан-буыннарга күчәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукайга -140