Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде

Аларның һәрберсе 1 млн сум белән бүләкләнәчәк.

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе резиденциясенең Тантаналар залында Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде.

Быел Тукай премиясе шагыйрь Ләис Зөлкарнәйгә, сынчы Кадим Җәмитовка, ТР Дәүләт хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдаровага һәм язучы, тәрҗемәче Борис Вайнерга бирелде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов лауреатларны котлады. Аларның һәрберсе 1 млн сум белән бүләкләнәчәк.

Тантана барышында шулай башка дәрәҗәле исемнәр дә тапшырылды. Тинчурин театры артисты Лилия Мәхмүтовага, җырчылар Эльмира Кәлимуллинага, Айгөл Бариевага, Вадим Захаровка hәм башкаларга Татарстанның халык артисты исеме бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев