Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы Колыш авылына Айдар Галимов килгән - ФОТОЛАР

Үткән ялларда биредә «Авыл көне» үтте. Бәйрәмдә меңләгән кеше рәхәтләнеп ял итте.

Колыш авылы халкы һәм бәйрәм кунаклары өчен үзенең иң матур җырларын Татарстанның халык артисты Резидә Төхфәтуллина, татар эстрадасы җырчылары Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Фәрит Мохтаров, Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов бүләк иткәннәр. Чараны Илгиз Хәсәншин алып барган. Махсус кунак буларак Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов чакырылган. Ул тамашачыларга үзенең хит җырларын башкарган. 

– Соңгы берничә елда «Авыл көне»н бәйрәм итү матур традициягә әверелде. Бәйрәм барышында авыл халкын, килгән кунакларны Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, Боерган авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Минакова сәламләде, күңелле яллар теләделәр, авыл халкын матур бәйрәм белән тәбрик иттеләр.  Боерган мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Яран гөл» фольклор коллективы, башкалабыздан килгән артистлар чыгышлары бәйрәмнен матур бизәкләре булдылар. Җыелган халыкны аш-су осталары тәмле пылау һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Кыскасы, бәйрәм бик күнелле булды, халык күтәренке кәеф һәм оештыручыларга рәхмәт хисе белән таралышты, – дип хәбәр итә Боерган авылының мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәфидә Фатыйхова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев