Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы хакимияте яңа урынга күчә

Күченү этаплап барачак.

Тукай районының административ үзәге Яңа поселокка күчә. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев хәбәр итте. 

Аның әйтүенчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативаны хуплады. Тукай районы үз территориясендә администрациясе булмаган бердәнбер район булып калуын да искәртте.

Бүгенге көндә Тукай районы башкарма комитеты Чаллының Муса Җәлил проспектында, «Энергетик» мәдәният йорты янында урнашкан.

Камил Нәҗмиев фикеренчә, күченү турындагы карар районның инвестицион климатына уңай йогынты ясаячак. Аның нинди срокларда гамәлгә ашырылачагы әлегә билгеле түгел. Әмма бу процессның беренче этабы башланган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев