Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында янгында һәлак булган 7 кешене җирләделәр

Мәрхүмнәрне соңгы юлга озатырга бар авыл халкы килде.

Бүген Тукай районының Сәет авылы халкы коточкыч янгында һәлак булган авылдашларын соңгы юлга озатты.

Исегезгә төшерәбез, 18 июньдә биредә агач йортка ут кабу нәтиҗәсендә, 7 кешенең гомере өзелде. 29 яшьлек әни кеше бер мизгелдә 4 баласын, ирен, абыйсын һәм әнисен югалтты. 

Хушлашу чарасына Тукай районы башлыгы да килде. “Бу фаҗига бар республиканы тетрәндерде. Вафат булучыларның авыр туфрагы җиңел булсын, якыннарына Аллаһ күркәм сабырлыклар бирсен. Без исә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәрбез”, - дип белдерде Фаил Камаев.

Мәгълүм булганча, мәетләрне күмү чыгымнарын муниципалитет һәм Сәмәкәй авыл җирлеге үз өстенә алды. Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов вафат булганнарга багышлап, җеназа намазы укыды. Мәрхүмнәрнең барысы да янәшә җирләнде.

Исегезгә төшерәбез, узган елның 4нче августында Чаллыда да фаҗига булды. 43нче комплекста 3 каттагы фатирда янгын чыкты. Анда 4 һәм 6 яшьлек сабыйлар гомере өзелде. Бу хакта моннан укый аласыз. 

Гөлназ Хәбибуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

7

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев