Тукай районына яңа җитәкче килде
Чираттан тыш сессиядә Камил Нәҗмиев район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде.
Бүген Тукай районы хакимиятендә чираттан тыш сессия булды. Анда Камил Нәҗмиевне район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары итеп билгеләү турында карар кабул ителде.
Гамәлдәге кануннар буенча ул башта район советына депутат булып сайланырга тиеш. Аннары аны депутатлар район башлыгы вазифасына тәкъдим итәләр.
Оештыру мәсьәләләренә бәйле сәбәпле, Айрат Хәбибуллиннан башкарма комитет җитәкчесе вәкаләтләре вакытыннан алдан төшерелде.
Сессия утырышында ТР Рәисе аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров катнаша.
Фото шәһәр хакимиятеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев