Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Тукай районына ТР Рәисе килде

Ул «Җиңү утын саклыйбыз» акциясендә катнашты.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Тукай районына, Новый поселогына  килде. Ул «Җиңү утын саклыйбыз» Бөтенроссия акциясендә катнаша. Тантаналы чара башланыр алдыннан Миңнеханов акциягә мәртәбәле кунак буларак чакырылган ветераннар белән исәнләште.

Катнашучыларның берсе, Мәдинә Нуруллина, үзе белән сугыш чорыннан ук сакланып калган фотосурәт алып килгән. Рөстәм Миңнехановны Круглое поле бистәсенең «Родные напевы», Шилнәбәш авылының «Нивушка» халык ансамбльләре үзләренең матур чыгышлары белән каршы алды. 

Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына багышланган күргәзмә-ярминкә дә оештырылды. Анда Бөек Ватан сугышы елларында язылган архив хатлары, Иске Абдул авылындагы сугышчан дан музее экспонатлары урын алды. Биредә окоп шәме, аш җыелмасы, печенье һәм чәй белән бергә махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә открытка җибәрү мөмкинлеге дә булдырылган. Бу чараны Князь авылы волонтерлары оештырган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Рәисе Тукай районы башлыгы