Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында авария: яшьләр имгәнде

Машина йөртүче куркынычсыз тизлек режимын сакламаган булган.

"Саулык" балалар лагерена таба юлда "Киа Рио" автомобиле әйләнде. 19 яшьлек машина йөртүче куркынычсыз тизлек режимын сакламаган була. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә егет төрле тән җәрәхәтләре алды: башы, биле һәм аягы имгәнде. Шулай ук 17 яшьлек пассажир-кыз да җитди зыян күрде. Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Шамил Ганиев әйтүенчә, аларның икесе дә Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә озатылды.. 

Егет белән кыз куркынычсызлык каешларын эләктергән булган. Шунысы да мәгълүм: егет машина йөртү таныклыгын 1 ел элек алган булган. Штрафлары юк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев