Инспекторлар әйтүенчә, машина йөртүче хатын-кыз каршы полосага чыккан.
Кичке якта Чаллы - Зәй - Әлмәт - Түбән Кама юлында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. 36 яшьлек "Лада Приора" машинасын йөртүче хатын-кыз каршы полосага чыгып, "Лада" автомобиле белән бәрелеште. Хатын-кыз, 50 яшьлек "Лада" хуҗасы, "Лада Приора" автомобилендәге 4 пассажир авыр хәлдә хастаханәгә озатылды. Искәретргә кирәк, пассажирлар 11, 8, 6 һәм бер яшьлек балалар.
Хәзерге вакытта тикшерү бара.
.jpeg)
Фотолар ТР Дәүләт автоинспекциясеннән алынды
Нет комментариев